13 июль көнне Лаеш муниципаль районында “Авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген арттыру, агросәнәгать комплексының кадрлар һәм фәнни–техник потенциалын терлек азыгы әзерләүне оештыруга һәм игеннәрне уңышлы төстә җыеп алуга туплау максатыннан кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру турында” дигән темага Республика семинар–киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Чарада шулай ук ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, республика министрлык һәм ведомстволары башлыклары, сәнәгать предприятиеләре һәм агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчеләре, Казан һәм Чаллы мэрлары, муниципаль район башлыклары катнашты.
Семинарның пленар өлеше башланыр алдыннан семинар–киңәшмәдә катнашучылар Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында көзге һәм язгы культуралар, күпьеллык үләннәр, кукуруз, бәрәңге үстерү һәм аларны саклауда яңа технологияләр белән танышты.
Бәрәңге игелә торган кырны карагач, ТР Президенты быел “икенче икмәк” уңышы яхшы булырга тиеш, басуда колорадо коңгызлары аз, дип ассызыклады.
Семинарда катнашучылар терлекчелектәге заманча технологияләр белән дә танышты.
“Инде гадәткә кергәнчә, без урып–җыю кампаниясе башланыр алдыннан очрашабыз. Бер атнадан да соңга калмыйча республикада бөртеклеләрне урып–җыю эшләре башланачак, – дип белдерде Минтимер Шәймиев семинарны ачып. – Хәзер иң төп бурыч – үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алу”.
ТР Президентының сүзләренә караганда, терлек азыгы әзерләү Татарстан өчен төп өстенлекләрнең берсе. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, кукуруз кырлары яхшы хәлдә.
Семинар–киңәшмәдә төп доклад белән ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, соңгы 7 елда галимнәребез тарафыннан культураларның 32 яңа сорты булдырылган. Әгәр 2000 елда сөрүлек җирләрнең 15 процентына гына безнең сортлар чәчелсә, хәзер ул 60 процентка җитә. “Тәҗрибә күрсәткәнчә, иң тотрыклы уңышны безнең сортлар бирә”, – дип ассызыклады ул.
Министр Татарстан агросәнәгать комплексының 6 айда башкарган эшчәнлеге белән таныштырды. Кризиска да карамастан, барлык категория хуҗалыкларда кош ите җитештерү 22 процентка арткан. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны – 3200, дуңгызларның – 11,5 мең, кошларның саны 550 меңгә арткан.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 442 мең савым сыеры бар. Республика көн саен 4,3 мең тонна сөт сата.
ТР Президенты Татарстандагы кайбер инвесторларның позициясен тәнкыйть утына тотты. Алар республика агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертәсе урынга, Татарстаннан читтә эре проектлар гамәлгә ашырырга кереште. “Кызыл Шәрык–Агро” агрохолдингы хуҗасы Айрат Хәйруллин кискен тәнкыйть утына эләкте.
ТР Президенты сыерларның баш санын арттыручы терлекчеләр өчен грантлар булдырырга һәм аларны берничә номинация буенча тапшырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мөгезле эре терлекнең баш санын арттыручыларга ярдәм итәргә кирәк.
Марат Әхмәтовның сүзләренә караганда, аграр проектны гамәлгә ашыра башлаганнан алып республика халкына 7,6 миллиард сумлык 38,7 мең кредит бирелгән.
Министр әйтүенчә, быел урып–җыю кампаниясендә 4200 ашлык суктыру комбайны эшләячәк. Хуҗалык җитәкчеләренә һәр комбайнга ике комбайнчы беркетергә тәкъдим ителде. Урып–җыюны кыска срокларда төгәлләргә кирәк.
“Бүгенге көндә иң арзан азык–төлек кәрзине – Татарстанда”, – дип белдерде М.Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, республикада 19 продуктны үз эченә алган кәрзиннең бәясе – 1834 сум, Россия буенча уртача алганда 2248 сум тәшкил итә.
Белешмә өчен. 2009 елның 1 июленә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 584 мең тонна сөт, 138 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Агросәнәгать комплексында сатудан кергән табыш 16,4 миллиард сум тәшкил иткән (2008 елга карата 109 процент).