Гөлнара Галкина–Сәмитова Римда узган “Алтын лига” җиңел атлетика этабында җиңде

2009 елның 11 июле, шимбә
10 июль көнне Римда узган “Алтын лига” җиңел атлетика этабында Татарстан спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Каршылыклар аша 3000 метрга йөгерүдә республикабыз спортчылары мактау пьедесталының беренче һәм икенче баскычларында урнашты.

Дөнья рекордчысы һәм әлеге дисциплинада Олимпия чемпионы булган Гөлнара Галкина–Сәмитова (аның нәтиҗәсе – 9.11,58) беренче урынны яулады. Түбән Кама спортчысы, Пекин Олимпиадасында бронза медаль белән бүләкләнгән Екатерина Волкова (9.17,40) икенче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International