10 июль көнне Казанда РФ Хөкүмәтенең беренче вице–премьеры Игорь Шувалов катнашында “Казаноргсинтез” ААҖ проблемалары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Киңәшмәдә предприятиедә килеп туган катлаулы вәзгыятьтән чыгу юллары хакында фикер алышынды. Продукциягә бәянең кимүе нәтиҗәсендә “Казаноргсинтез” кредит оешмалары алдындагы үз бурычын түли алмый.
Киңәшмә төгәлләнгәннән соң Игорь Шувалов һәм Минтимер Шәймиев проблемалар хакында фикер алышуга нәтиҗә ясады.
“Казаноргсинтез” –ϰменә дигәнϰпредприятие. Соңгы елларда менеджмент һәм акционерлар тарафыннан күп эш башкарылды – предприятие модернизацияләнде, заманча җиһазлар урнаштырылды. Республика җитәкчелеге предприятие акционерлары белән бергә куелган бурычны үтәде – Россия Федерациясендә чыгарылучы чималны эшкәртеп, аннан югары сыйфатлы продукция җитештерде”, – дип белдерде журналистларга Игорь Шувалов.
“Казаноргсинтез”да 8 меңгә якын кеше хезмәт куя. Әмма кешеләр иң кыен вакытта да эштән китми, эш урыннары саклана. Соңгы айларда продукция җитештерү 2008 ел белән чагыштырганда хәтта артты да”, – дип ассызыклады беренче вице–премьер.
Әмма, И.Шувалов билгеләп үткәнчә, кризис аркасында предприятиедә эшләп чыгарылган продукциянең бәясе сизелерлек кимеде, шуның аркасында “Казаноргсинтез” җыелган бурычын түли алмый.
“Шуңа бәйле рәвештә без киңәшмәдә “Казаноргсинтез”га алга таба ничек үсәргә, җыелган бурычлар предприятиене бөлгенлеккә төшермәсен һәм ул кредит оешмалары тарафыннан басым ясаулар тоймасын өчен производствоны модернизацияләүне ничек дәвам итәргә дигән мәсьәлә хакында фикер алыштык, – дип белдерде Игорь Шувалов. – Тиешле докладны РФ Икътисади үсеш министрлыгы әзерләде һәм Россия Федерациясенә “Казаноргсинтез”га 15 миллиард сум күләмендә дәүләт гарантияләре бирү турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим ителде”.
“Киңәшмәдә катнашучылар, Россия икътисадының тотрыклылыгын арттыру комиссиясе әгъзалары тарафыннан бу инициатива хупланды. Шунлыктан дәүләт гарантияләре бирү турындагы мәсьәлә ил җитәкчелегенә җиткереләчәк һәм без аның уңай якка хәл ителәчәгенә өметләнәбез”, – дип белдерде РФ Хөкүмәтенең беренче вице–премьеры.
Игорь Шувалов хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә катлаулы хәлдән чыгу буенча комплекслы чаралар эшләнәчәк. “Банкларга дәүләт катнашында ике атна эчендә акционерлар белән бергә предприятие уңышлы эшләгәндә һәм хәзерге бәяләр белән дәүләт гарантиясе гамәлгә керәчәк вакытка бурычларны түләргә мөмкинлек бирүче модель эшләү турында боерык бирелде, – дип хәбәр итте Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары. – Без бу йөкләмәләрнең барысы да ике атна эчендә үтәлер һәм Татарстан җитәкчелеге белән бергә тиешле карарлар кабул ителүенә ярдәм итә алырбыз дип өметләнәбез”.
Үз чиратында, Татарстан Президенты республика җитәкчелегенең Саклык банкы белән хезмәттәшлек итү турында инде сөйләшүләр алып баруын билгеләп үтте. “Казаноргсинтез”га кредит бирүчеләр арасында чит илләр һәм Россиянең берничә банкы бар. Предприятие кредитларының срогы төрле – 2016 елга кадәр алынганнары да бар, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. – Игорь Шувалов үтенече һәм күрсәтмәсе белән без Саклык банкы башлыгы Герман Греф белән очраштык. “Казаноргсинтез” бурычының өчтән бере чамасы әлеге банкның өлешенә туры килә. Без Саклык банкы билгеле бер шартларда “Казаноргсинтез” кредитларын түләү өчен төп банк була алыр иде дигән нәтиҗәгә килдек”.
“Без катлаулы хәлдән чыгу юлын табарга тиеш, чөнки “Казаноргсинтез” – югары рентабельле предприятие. Әмма бик тиз үсеш кичерү һәм яңаруы нәтиҗәсендә предприятие бурычка батты. Россия Хөкүмәтенең игътибары һәм аның әһәмиятен аңлавы проблеманы хәл итү юлы табылачагына өмет уята”, – дип саный Татарстан Президенты.