Казанда Универсиада авылын төзүне 2012 елның октябренә төгәлләргә ниятлиләр

2009 елның 10 июле, җомга

10 июль көнне Казанда РФ Премьер–министрының беренче урынбасары, 2013 елгы Универсиаданың оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов һәм Россия Хөкүмәте әгъзалары Бөтендөнья студентлар уеннарына төзелүче 8 объектны карады.

2013 елгы Универсиада объектлары белән танышуда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, Россия Олимпия комитеты башлыгы Леонид Тягачев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Искәртеп узабыз, Казандагы Универсиада барышында 64 спорт объекты эшләячәк, шуларның 28 е төзелгән инде. 29 спорт объектын федераль бюджет акчалары хисабына сафка бастыру күздә тотыла.

Кунаклар иң беренчеләрдән булып Казанның теннис академиясе белән танышты, аны быелның октябренә үк файдалануга тапшыру ниятләнә. Теннис академиясе Җиңү проспекты һәм Оренбург тракты чатындагы булачак Универсиада авылы территориясендә төзелә. Ул 4 ябык һәм 8 ачык теннис мәйданчыгыннан торачак һәм тулысынча Халыкара теннис федерациясе таләпләренә җавап бирәчәк. Киләчәктә биредә балалар–яшүсмерләр спорт мәктәпләре урнашыр һәм ил җыелма командасына кандидатлар әзерлек узар дип көтелә. Проектның бәясе – 1 миллиард 154 миллион сум, шуның 400 миллионы бүлеп бирелгән инде.

Универсиада авылы проектын тәкъдир итү кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты, биредә төзелеш эшләрен 2012 елның октябрендә төгәлләү күздә тотыла. Аның беренче корпусы киләсе елның сентябрендә үк файдалануга тапшырылачак. Авыл дүрт торак комплексы, күнегүләр үткәрү стадионы, спорт заллары һәм фитнес–үзәкләр, рестораннар, хезмәт күрсәтү зонасы, медицина үзәге, Халыкара мәгълүмат үзәге, хуҗалык–көнкүреш блогы, кунакханә һәм башкаларны үз эченә алачак. Торак комплексларының гомуми мәйданы 285 мең квадрат метр тәшкил итәр дип көтелә, анда Универсиада вакытында 10 меңнән артык спортчы, делегация әгъзалары һәм хезмәт күрсәтү персоналы вәкилләре яшәячәк. Бөтендөнья уеннары узганнан соң Универсиада авылы заманча студентлар шәһәрчеге һәм спортчыларны әзерләү үзәге буларак файдаланылачак. Проектның бәясе 11,6 миллиард сум тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Универсиада авылының беренче торак комплексын төзү эшләре бара. Әлеге торак комплекс дүрт катлы йортлардан торачак. Игорь Шувалов билгеләп үткәнчә, Универсиада авылы территориясен чын мәгънәсендә шәһәрнең парк зонасына әверелдерергә һәм биредә Студентлар бульвары ясарга мөмкин.

Мәүлетов урамындагы “Зилант” универсаль спорт комплексы хәзерге вакытта төзелүче Универсиада объектлары арасында иң беренчеләрдән булып файдалануга тапшырылачак – аны быел Республика көнендә ачу ниятләнә. Комплекс унивресаль спорт залы, мәгълүмат таблосы, мең тамашачыга исәпләнгән трибуна, ике тренажер залы, шейпинг залы һәм башкалар белән җиһазландырылачак. Комплекс базасында балалар–яшүсмерләр спорт мәктәпләре секцияләре эшләячәк, микрорайонда яшәүчеләр биредә спорт белән шөгыльләнә алачак. 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү чорында спорт комплексында волейбол буенча ярышлар узар дип көтелә.

Оештыру комитеты әгъзалары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты территориясендә булды, анда 2013 елгы Универсиадага Зеленая урамында спорт комплексы төзеләчәк. Биредә кунакларны вуз студентлары, шулай ук 2013 елгы Уеннар объектларын торгызуга зур өлеш кертүче төзелеш отрядлары каршы алды. Игорь Шувалов истәлеккә фотога төшкәч һәм КДАТУның тулай торагын карагач, студентларны борчыган проблемалар белән кызыксынды. Студентларның төзелеш отрядлары статутының рәсми рәвештә теркәлмәгән булуы ачыкланды. Түрәләр бу проблеманы хәл итү өчен подрядчыларга студентлар отрядларын эшкә җәлеп итүче нормаларны теркәү нәтиҗәсендә хәл итеп булыр, дип белдерделәр. Ә Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Андрей Фурсенкога төзелеш белгечләре өчен махсус белем бирү стандартын булдыру мөмкинлекләрен карауны йөкләде. Мисал өчен, студентлар ел дәвамында төзүче һөнәре күнекмәләренә өйрәнә алыр иде.

2013 елгы Универсиаданы оештыру комитеты әгъзалары Әмирхан проспектында урнашкан Көрәш сараенда булды. Анда 2009 елның октябрендә беренче ярышлар - билбау көрәше буенча Россия Кубогы узарга тиеш. Көрәш сарае 2,7 гектардан артык территориядә урнашачак. 5 мең кв. метр мәйданда күнекмәләр һәм фитнес-заллар, бассейн төзеләчәк. Көрәш сарае 930 миллион сумга төшәр дип көтелә.
Кунаклар Казансуның уң ярында төзеләчәк спортның Су төрләре сарае һәм “Казан” футбол стадионы яныннан уздылар, шулай ук Әмирхан - Ямашев проспектлары чатында транспорт развязкасын төзү темплары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International