Игорь Шувалов Казандагы спорт объектларының әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде

2009 елның 10 июле, җомга

10 июль көнне Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, 2013 елгы Универсиаданы оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов һәм Россия Хөкүмәте әгъзалары Казандагы спорт объектларының төзелеш темпларын бәяләде.

Аларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев, республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Россиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко, Россия Олимпия комитеты җитәкчесе Леонид Тягачев, Россия студентларының спорт берлеге җитәкчесе Олег Матыцин, Дәүләт Думасының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Антон Сихарулидзе, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Хөкүмәт әгъзалары Теннис академиясен, Универсиада авылын, Мәүлетов урамындагы универсаль спорт комплексын, КДАТУ спорт комплексын һәм башка объектларны карады.

Игорь Шувалов сүзләренчә, бүген делегация югары дәрәҗәдә әзер булган һәм әле төзелә генә башлаган объектлар белән танышты. “Без проектчы һәм төзүчеләрнең профессиональ әзер командаларын күрәбез. Шулай итеп, күп кенә объектлар сентябрь-октябрьдә әзер булачак, - дип билгеләп үтте Россиянең беренче вице-премьеры. – Татарстан тәҗрибәсен илнең башка төбәкләрендә дә файдаланырга кирәк”.

Игорь Шувалов Сочида булачак Олимпия уеннары турында сөйләгәндә, Универсиаданы үткәрүдә катнашкан волонтерлар төркемнәре һәм башкалар 2014 елгы Уеннарны тиешенчә үткәрү өчен Казанда тәҗрибә тупларга тиеш, дип ассызыклады.

Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиев барлык спорт объектлары да әзер булачагына ышаныч белдерде. Президент шулай ук, хәзерге вакытта кунакларны һәм спортчыларын урнаштыру, куркынычсызлык системасы мәсьәләләре хәл ителүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International