ТР Президенты язучы Аксеновның хатыны һәм улының кайгысын уртаклашып, телеграмма җибәрде

2009 елның 7 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев язучы Василий Аксеновның хатыны һәм улының кайгысын уртаклашып, телеграмма җибәрде. Анда мондый юллар бар:

“Хөрмәтле Майя Афанасьевна һәм Алексей Васильевич!

Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән зур югалту – Василий Павлович Аксеновның вафаты уңаеннан тирән кайгыгызны уртаклашам.

Бүгенге заманның атаклы әдибе, гаҗәеп, гадәти булмаган язмышка ия кеше арабыздан китте. Василий Аксеновның зур таланты, дөньяга иронияле карашы һәм кабатланмас стиле дөньяның күп кенә илләрендә сүзнең кадерен беүчеләрнең күңелен әсир итте, аңа Халыкара әдәби мәйданда киң танылу китерде. Без Василий Павловичны “алтмышынчы еллар” әдәби буынының бер вәкиле һәм ирекле, ачык кеше, үз карашларын һәрвакытта да кыю рәвештә белдерә торган кеше буларак күңелдә сакларбыз.

Танылган проза остасы, якташыбыз һәм Татарстанның дусты Василий Павлович Аксеновның исеме күңелләребездә мәңге сакланыр. “Аксенов–Фест” фестивале әлеге искиткеч кеше турында яхшы истәлек булып калыр”, – дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International