М.Шәймиев: “Нефть тармагы кризис шартларында Татарстан өчен хәлиткеч роль уйный”

2009 елның 6 июле, дүшәмбе

6 июль көнне Алабуга районында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республика нефть компанияләре җитәкчеләренең традицион еллык очрашуы узды.

Иң элек Татарстан башлыгы “Татнефть” һәм “РИТЭК” компанияләренең экспозицияләре белән танышты, анда яңа нефть ятмаларын үзләштерүдәге заманча технологияләр һәм перспективалар тәкъдим ителгән иде.

Минтимер Шәймиев мондый очрашуның инде тугызынчы мәртәбә үткәрелүен ассызыклады. Быелгы “нефть саммиты”ның төп үзенчәлеге – аның финанс кризисы шартларында узуында. Президентның сүзләренә караганда, кризис ил һәм республика икътисадына сизелерлек йогынты ясады. Минтимер Шәймиев кризис темасына ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә киңрәк тукталырга вәгъдә бирде. ТР Президенты тормышның кайчан җайланачагына әлегә төгәл җавап булмавын әйтте. Дөнья икътисады җанлану белән Татарстан бюджетына да акча күбрәк керәчәк. Бәхеткә, Татарстанда кризис социаль кризиска әверелмәде, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, кризистан зыян күрүгә дә карамастан, биредә Татарстанның нефть тармагының өлеше зур. “Нефть сәнәгате булмаса, бюджет тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүдә кыенлыклар килеп туар иде”, – диде Президент һәм бу шартларда “Татнефть” һәм Татарстанның башка нефть компанияләре хәлиткеч роль уйный дип билгеләп үтте. Нефть сатудан кергән акча хисабына республикада социаль программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

“Безне Шәфәгать Тәхаутдинов җитәкчелегендәге команданың, шулай ук “РИТЭК” кебек компанияләрнең булуы куандыра”, – дип ассызыклады республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, аларның төп казанышы – хәтта кризис шартларында да иске нефть ятмаларының рентабельлелеген саклап калуда, ә моңа алдынгы технологияләрне кулланышка кертү нәтиҗәсендә ирешелә. Әлеге уңайдан Президент Ашальчинский нефть ятмаларындагы эксперимент эшләрен мисал итеп китерде, һәм “без Россия энергетикасының киләчәген алдан хәл итәбез”, дип белдерде.

М.Шәймиев нефть запасларының даими үсә баруын, аны чыгару күләменең артуын зур казаныш дип атады. Инде 20 ел Татарстан экспертлары елына 30 миллион тонна чыгарган очракта нефть запаслары тагын 30 елга җитәчәк дип әйтә килә, һәм бу күрсәткеч уйлап эш иткәндә әле озак еллар кимемәячәк, дип ышана Минтимер Шәймиев. Шул ук вакытта ул Түбән Камада нефть комплексы төзү буенча “Татнефть” тарафыннан гамәлгә ашырылучы проектның әһәмиятен югары бәяләде.

“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов “нефть саммиты”нда катнашучыларга компаниянең кризиска каршы программаны гамәлгә ашыруы хакында мәгълүмат бирде. 2009 елның 6 аенда “Татнефть” 12,8 миллион тонна нефть чыгарган, бу планда билгеләнгән күрсәткечтән 1,7 процентка артыграк.

“Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев хәбәр иткәнчә, беренче ярты еллыкта Татарстанның 34 кече нефть компаниясе 3,263 миллион тонна чамасы нефть чыгарган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 89 мең тоннага артыграк. “Нефтеконсорциум” җитәкчесе кризис чорында кече нефть компанияләре алдына килеп баскан проблемаларга тукталды. Ф.Вәлиев республика башлыгына нефтьчеләрне федераль дәрәҗәдә яклау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

ТР Президенты каршындагы җир асты байлыкларыннан файдалану, нефть, газ һәм экология мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина ТР Иминлек советы каршындагы үзе җитәкчелек иткән Фәнни–техник совет (аңа илнең башка төбәкләрендә тиңнәр юк) эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Татарстанда “РИТЭК” ААҖ эшчәнлегенең перспективалары турында әлеге компаниянең генераль директор урынбасары Валерий Карпов сөйләде.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың кайбер министрлык, ведомство һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International