ТР Президенты “ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы законга кул куйды

2009 елның 6 июле, дүшәмбе

2009 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиев “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы бюджет законы актының аерым нигезләмәләре үз көчен югалткан дип тану турында”гы Законны имзалады.

Закон нигезендә үзгәрешләр Бюджет кодексының финанс базарына һәм икътисад тармакларына ярдәм итү, шулай ук бюджетларның баланслануын тәэмин итүгә юнәлдерелгән аерым нигезләмәләрен федераль бюджет законына туры китерү максатыннан кертелә.

Закон тарафыннан шулай ук Татарстан Республикасында бюджет процессын оптимальләштерүче башка төгәллекләр дә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International