Минтимер Шәймиев Әлмәт районында уникаль бораулау җайланмасын карады

2009 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Әлмәт районында эш сәфәрендә булды. Республика Илбашы Ашальчинский нефть табу урынында авыр нефтьне чыгару буенча Россия өчен уникаль булган авыш мачталы бораулау җайланмасын карады.

"Татнефть" ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов һәм генераль директорның урынбасары – компаниянең баш геологы Рәис Хисамов Татарстан нефтьчеләренең авыр нефть чыгару тәҗрибәсе турында сөйләделәр. 2006 елда пар гравитациясе дренажы ысулы белән нефть табу өчен 3 пар горизонталь скважина борауланган. Бу ысул югарыдагы скважинага һава тутыру, ә түбәндәгесеннән нефть чыгарудан гыйбарәт. Пар гравитациясе дренажы ысулын куллана башлаганнан алып 28 мең тонна нефть табылган, нефтьнең агымдагы дебиты тәүлегенә 65–70 тоннага җиткән.

“Татнефть” ААҖндә нефть ятмаларын эшкәртү өчен “Dreco-2000M” махсус җайланмасын сатып алу турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта Ашальчинский нефть табу урынында Канада җайланмасын файдаланып 4 пар скважина борауланган һәм бишенчесе бораулана башлаган. Киләчәктә авыр нефть чыгару технологиясе башка урыннарда да файдаланылачак.

Дөньяда барлыгы 5 “Dreco-2000M” махсус җайланмасы эшли, аларның дүртесе Канада, Россиядә берәү, ул - Татарстанда. Җайланманың уникальлеге шунда ки, ул бик тирән булмаган параллель горизонталь скважиналарны борауларга мөмкинлек бирә. Җайланма роботлаштырылган һәм компьютерлаштырылган, бораулау операцияләре 98 процентка автоматлаштырылган. Аның бәясе 12 миллион АКШ доллары.

Шәфәгать Тәхаутдинов авыр нефть чыгарганда алдынгы технологияләр генә файдаланылуын билгеләп үтте. Горизонталь скважина эчендәге температураны югары дәрәҗәдәге төгәллектә лазер белән үлчиләр, диде ул.

ТР Президенты “Татнефть” ААҖ күпме авыр нефть чыгарырга планлаштыруы һәм табышның рентабельлеге белән кызыксынды. Шәфәгать Тәхаутдинов сүзләренчә, 2009 елда 25 мең тонна авыр нефть табу планлаштырыла. 2015 елда табыш күләме бер елда 300 мең тонна тәшкил итәргә мөмкин. Табышның үзкыйммәте 70 доллар тәшкил итә.

Татарстан Президенты “Dreco-2000M” җайланмасын карагач, Ашальчинский нефть чыгару урынында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Бу нефть табу өлкәсендә яңа сүз, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Безнең нефтьчеләрнең югары технологик дәрәҗәдә авыр нефть табу белән шөгыльләнә башлаулары яхшы. Бу эшнең киләчәге бар”.

Аның сүзләренчә, Татарстан нефтьчеләре авыр нефть табу буенча Канада тәҗрибәсен үзләштергән. Хәзерге вакытта дөньяда бер елда 500 миллион тонна авыр нефть табыла. Россиядә авыр нефтьнең иңϰзур запаслары Татарстанда һәм Комида бар. Экспертлар бәяләвенчә, безнең республикада алар 7 млрд. тонна тәшкил итә, ә чыгарырга әзерләнгәне - 1,7 млрд. тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International