3 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Мәгариф турында” һәм “Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри бушлай нөсхәсе турында”гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
Законнарны кабул итү федераль закондагы үзгәрешләр, шулай ук кайбер төгәллекләр кертү ихтыяҗы белән бәйле.
Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.