2 июль көнне Архангельскида Россия Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә РФ Дәүләт Советының “Россия икътисадының энергия нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсе”нә багышланган президиум утырышы узды. Утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Утырышта 2020 елда Россия тулаем эчке продуктының энергия сыйдырышлылыгын 40 процентка киметү бурычы куелган иде. Бу максатлар ирешергә яңа “Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү турындагы” ФЗ мөмкинлек бирә. Ул РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2008 елның көзендә кабул ителгән иде һәм хәзер икенче укылышка әзерләнә.
“Энергия саклау проблемалары Россия һәм башка илләр өчен төп мәсьәлә булып тора, - дип белдерде журналистларга Минтимер Шәймиев. – Базар шартларында яңа энергия саклаучы технологияләр кертмичә һәм энергия ресурсларына хуҗаларча караш булдырмыйча икътисадны көндәшлеккә ия итү мөмкин түгел”.
Республика Илбашы хәзерге вакытта Татарстанда “Татарстан Республикасында 2006–2010 елларга исәпләнгән энергия ресурслары нәтиҗәлелеге” программасы уңышлы гамәлгә куела, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Россия Президенты РФ Дәүләт Советы утырышында төбәкләр гомумфедераль норматив документларны көтмичә мондый программаларны гамәлгә куя ала, дип ассызыклаган.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.