26 июнь көнне Ульяновскида “Төзелеш тармагындагы вәзгыять һәм аңа ярдәм итү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре тарафыннан күрелә торган чаралар турында” дигән мәсьәлә буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары катнашты.
“Төзелеш тармагы – ул икътисадның локомотивы. Төзелеш тармагында хезмәт куючы бер эшче күрше өлкәләрдә тагын 6 эш урынын тәэмин итә”, – дип ассызыклады Григорий Рапота. Аның сүзләренә караганда, икътисади кризис нәтиҗәсендә 2009 елның 5 аенда төзелеш тармагында эшләрнең күләме 27,6 процентка кимегән, ә кризиска кадәр – 2008 елның гыйнвар–сентябрь айларында үсеш 17 процент тәшкил иткән. Кризиска каршы чаралар күрелмәсә, түбән тәгәрәү дәвам итәчәк.
Утырышта Татарстан Президенты төп доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Россия икътисады инде 9 ай дөньядагы икътисади кризис йогынтысын кичерә. Төзелеш комплексында катлаулы вәзгыять урнашты – төзелеш эшләренең күләме кими һәм киләсе елда күләмнәрнең күпме булачагы мәгълүм түгел.
“Төзелеш тармагының сүлпәнәюен исәпкә алып, көчләрне берләштерергә һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә кризиска каршы ашыгыч чаралар күрергә кирәк”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, кризистан чыгу өчен күпләп торак төзергә һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашырырга кирәк.
Республика башлыгы Идел буе федераль округында төзелеш тармагындагы түбәндәге күрсәткечләргә тукталды: 5 ай эчендә округта 3,5 миллион квадрат метр торак төзелгән, бу 2008 елның шул чорына карата 109,4 процент тәшкил итә. Әмма бу уңай динамика узган ел башлап куелган эш хисабына ирешелгән.
Төзелеш эшләренең күләме кимү факторларының берсе – кредит кытлыгы. Банк секторы РФ Хөкүмәтеннән җитәрлек күләмдә ярдәм алса да, банклар торак төзелешенә кредит бирүдән туктады. “Банклар үзләре утырган ботакка балта чаба”, – диде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, ипотека кредитлары буенча кредит ставкалары да артты. 2009 елда бирелгән ипотека кредитларының саны 3,5 мәртәбә кимеде.
Минтимер Шәймиев утырышта катнашучыларга Татарстанда 2005 елдан бирле гамәлгә ашырылучы социаль ипотека программасы хакында сөйләде. Социаль ипотека шартлары – 27 ел ярымга 7 процент. 2009 елда әлеге программа буенча 1 квадрат метр торакның бәясе 22 мең сум тәшкил итә. Быел социаль ипотека буенча торак төзү күләме 800 мең квадрат метрга кадәр арттырылган. Бу 11952 фатир (узган ел – 10800 фатир) дигән сүз.
Торакны һәркем алырлык итү төзелеш тармагындагы төп өстенлекләрнең берсе булырга тиеш, дип саный Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, һәркем алырлык социаль торак төзелешен стимуллаштырырга кирәк, шул исәптән гамәлгә ашырылучы “Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында да. Шәһәрләрдә җир кишәрлекләренең кайбер хуҗалары аларны файдаланмый һәм җиргә бәя артуын көтә.
ТР Президенты фикеренчә, төзелеш тармагында кризиска каршы чараларның берсе – Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы капиталь ремонт программасы. Татарстанда әлеге программаның күләме 10 миллиард сум тәшкил итә һәм 25 мең төзүчене эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу социаль әһәмияткә ия программаны дәвам итәргә кирәк.
Утырышта төзелеш тармагына ярдәм күрсәтү чараларыннан тыш, Идел буе федераль округында Россия Федерациясе дәүләт гражданнар хезмәте системасын реформалаштыру һәм үстерү чараларының уртак планы; 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү чараларының җыелма округ планы; Россия сәүдә системасы фонд биржасы эшчәнлегенең перспективалары турындагы мәсьәләләр хакында да фикер алышынды.