АКШ һәм Татарстан сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерәчәк
2009 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
25 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Америка Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Байерли белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан һәм АКШ арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү, мәгариф һәм фән өлкәсендә үзара бәйләнеш, 2013 елгы Универсиадага әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Тимур Акуловның сүзләренә караганда, узган ел АКШ һәм Татарстан арасындагы тауар әйләнеше 180 миллион доллар тәшкил иткән һәм бу гына җитәрлек түгел. Республика территориясендә Америка капиталы белән 10 уртак предприятие эшли. Яңа уртак предприятиеләр нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, шулай ук нанотехнологияләр өлкәсендә төзелергә мөмкин.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.