Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләделәр
2009 елның 26 июне, җомга
25 июньдә ТР Министрлар Кабинетында 2008-2009 еллар өчен М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Аны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Премия ике елга бер тапкыр тапшырыла, күләме 100 мең сум тәшкил итә. Ул сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә шәхси өлеш керткән, яшьләр эшкуарлыгы, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен Татарстан яшьләренең талантлы вәкилләренә тапшырыла. Әдәбият өлкәсендә премия төрле жанрдагы әдәби һәм публицистик әсәрләр; музыка сәнгате өлкәсендә - төрле формадагы музыка әсәрләре, концерт-җыр эшчәнлеге; сынлы сәнгать өлкәсендә - рәсем, скульптура, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре; театр сәнгате өлкәсендә - режиссерлар, сценарий авторлары, артистлар, рәссамнар, балетмейстерларның эшләре; кино һәм телевидение сәнгате өлкәсендә - төрле жанрдагы кинематография әсәрләре, телевизион тапшырулар, артистлар, режиссерлар, операторлар, рәссамнар, сценарий авторларының эшләре; цирк сәнгате өлкәсендә - программа постановкалары, режиссерлар, артистлар, рәссамнар, сценарий авторларының эшләре; журналистика өлкәсендә - гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән документаль һәм публицистик язмалар; фән өлкәсендә - ирешкән уңышлар, фәнни эшләр; мәгариф өлкәсендә - белем бирү программалары, проектлар, укыту һәм педагоглык эшчәнлегендәге уңышлар, методик эшләр; тәрбия өлкәсендә - тәрбия эшендәге уңышлар, педагогик иҗат; җәмәгать эшчәнлеге өлкәсендә - социаль программалар, проектлар, актив җәмәгать эшчәнлеге, хәйрия акцияләре, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру; яшьләр эшкуралыгы өлкәсендә фәнни-техник программалар, инновацион проектлар эшләгән өчен тапшырыла.
Бу юлы премиягә автоузышчы, "КАМАЗ" ААҖнең махсуслаштырылган техника департаментының оештыру һәм идарә бюросы башлыгы Фирдәвес Кәбиров, "Мизгел" бию театрының сәнгать җитәкчесе Елена Ишбулатова, драматург Илгиз Зәйниев, язучылар Нәбирә Бикчурова һәм Зиннур Хөснетдинов (Зиннур Хөснияр) лаек булды. Аларның барысына да 100 әр мең сум күләмендә акча тапшырылды.
"2009 ел Россиядә Яшьләр елы дип игълан ителде. Дөньяда икътисади кризис хөкем сөрүгә, төрле кыенлыкларга да карамастан, тормыш дәвам итә. Бүген биредә яхшыларның да яхшылары җыелган", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүген ТР Хөкүмәтендә актив эшчәнлекләре өчен Татарстанның яшьләр оешмаларын да бүләкләделәр. Тантанада ТР Галимнәр һәм белгечләр яшьләр иҗтимагый хәрәкәте, ТР Яшьләр оешмалары республика Советы, ТР Иҗат яшьләре академиясе, Татарстан Балалар оешмалары советының эше дә билгеләп үтелде.
Яшьләрнең актив вәкилләре белән сөйләшүдә Рөстәм Миңнеханов тиздән 2013 елгы Универсиаданың төзелә торган барлык объектларында яшьләрнең төзелеш отрядлары эшләячәге хакында хәбәр итте. Шундый отрядларның беренчесе бер атнадан соң эшли башлаячак һәм Теннис академиясен төзү эшләренә керешәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 26 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз