Татарстанда "Учук" фестивале узачак

2009 елның 24 июне, чәршәмбе
27 июнь көнне Әлмәт районы Иске Сүркә авылында республиканың аръягында яшәүче чуашларның "Учук" фестивале узачак. Быел ул өченче тапкыр оештырыла.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, чарада Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Чуашстан Республикасыннан килгән фольклор коллективлар катнаша.

"Учук" бәйрәме язгы чәчүләрдән соң, яхшы уңыш алуга өмет баглап үткәрелә. Бу көнне шулай ук корбан да чалына, диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International