25 июнь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты М.Ш.Шәймиевнең Россия Федерациясендә Америка Кушма Штатлары Гадәттән тыш һәм Тулы вәкәләтле Илчесе Джон Байерли белән очрашу булды. Очрашу барышында Татарстан һәм АКШ арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү, фән һәм мәгәриф өлкәсендә үзара ярдәмләшү, Универсиада-2013 мәсьәләләре тикшерелде.