АКШның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казанга килде

2009 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Америка Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Байерли Казанга килде.

Бүген Джон Байерлиның республика җитәкчелеге белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук программада Казан дәүләт энергетика университетында, ТР мөселманнарның Диния нәзарәтендә, хатын-кызларның "Фатыйма" иҗтимагый оешмасында булу каралган.

ТР Милли китапханәдә Американың фәнни һәм мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучылар белән очрашу узачак. Байерли әфәнде кич белән Мәскәүгә китә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International