Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасында катнашты
2009 елның 24 июне, чәршәмбе
24 июньдә Татарстан Халыклары йортында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ватандашларыбызга Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырды. Әлеге чарада шулай ук милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, Татарстан Халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валентина Пахомова катнашты.
Бүген Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Украинада, Казахстанда, Әзербәйҗанда туып, Татарстанда яшәүче 9 егет һәм кыз Россия Федерациясе гражданины паспортлы булды.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, һәр илдә, һәр гаиләдә, балалар балигъ булып, паспорт алу - ул зур һәм әһәмиятле вакыйга. Ул, чит җирләрдә туып, Россиягә - безнең республикага яшәргә килгән балаларга паспорт тапшырырга бик рәхәтләнеп ризалык бирүен белдерде. Спикер хәбәр иткәнчә, Татарстан алар өчен икенче ватанга, зур бер гаиләгә әйләнде.
"Әлеге балалар, паспорт алып, Россия Федерация тарафыннан расланган яңа хокукларга ия булалар, алар хәзер сайлауларда катнаша, шул ук вакытта үз өстенә яңа вазыйфалар һәм җаваплылык та ала, - диде спикер.
"Без үзебезнең милләтләр арасындагы дуслыгыбызны бик кадерләп саклыйбыз. Төрле илләрдән килгән гаиләләрнең балалары бүген паспортлар ала", - дип, Фәрит Мөхәммәтшин һәм, яшьләрне бүгенге зур вакыйга белән котлап, беренче тапкыр паспорт алучыларга аны кадерләп сакларга киңәш итте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 24 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз