Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бөгелмәдә ТР Дәүләт Советы комиссиясенең күчмә утырышы узды
2009 елның 24 июне, чәршәмбе
24 июньдә Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Россия гражданнарына - һәркем алырлык һәм уңайлы торак" өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең күчмә утырышы узды. Утырышта 2009 елда күпфатирлы йортларны ремонтлау программасы хакында фикер алышынды.
Утырыш башланыр алдыннан комиссия рәисе Марат Галиев һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге кунаклар Карабаш бистәсе һәм Бөгелмә шәһәрендәге капиталь ремонт программасына кертелгән берничә йорт белән танышты.
Соңыннан "Һәркем алырлык һәм уңайлы торак" өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча парламент комиссиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев үз хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Бүген без күргән йортлар гаҗәпкә калдыра. Бөгелмә ремонтның сыйфаты һәм графикта билгеләнгән эшләрнең төгәл башкарылуы буенча башка шәһәрләр өчен үрнәк булып тора", - дип ассызыклады ул.
Күчмә утырышка шәһәр муниципалитеты бинасында нәтиҗә ясалды. Комиссия әгъзалары ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Евгений Волковның докладын тыңлады. Аның билгеләп үтүенчә, моннан берничә ел элек күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә 1-1,7 миллиард сум акча тотылган булса, 2008 елда ул - 4,2 миллиард, 2009 елда 10 миллиард сумга җиткән. Бүгенге көндә Татарстанда 2297 йортта ремонт эшләре башланган, бу еллык планның 98 процентын тәшкил итә. 207 йортта ремонт эшләре төгәлләнгән. Барлыгы 5 миллиард 298 миллион сумлык эш башкарылган (гомуми күләмнең 59 проценты). Апас, Актаныш һәм Кайбыч районнарында капиталь төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгән. Подряд оешмаларга 3 миллиард 589 миллион сум акча күчерелгән.
Бөгелмә мэры Наил Мәһдиев Бөгелмә муниципаль районындагы эшләрнең торышы хакында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, шәһәрнең үз төзелеш индустриясе базасы: ике кирпеч заводы һәм тимер-бетон эшләнмәләр заводы бар. 2009 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән 146 йортта 2 меңнән артык кеше эшли. Билгеләнгән эшләрнең 51 проценты башкарылган инде. Капиталь ремонт эшләре 2009 елның ноябрендә тулысынча төгәлләнәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 24 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз