"Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесе 44 миллион сумлык грант отты

2009 елның 24 июне, чәршәмбе
"Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесе каршында эшләүче кадрлар әзерләү лицее 44 миллион сум күләмендәге грантка лаек булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына предприятиедән хәбәр иттеләр.

Лицей базасында автобус, троллейбус һәм трамвай йөртүчеләр әзерләнә. Ел саен уку йорты дистәләгән белгеч әзерләп чыгара.

Грант акчасы лицейны техник җиһазлауга китәчәк, лицейга техник чаралар, укыту программалары, методик һәм техник әдәбият сатып алыначак. "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесе җитәкчелеге фикеренчә, үзенең укыту базасы буенча лицей 2010 елда көллият дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкин. Хәзерге вакытта лицей каршында автобус, троллейбус, трамвай йөртүче һөнәрләре буенча Сертификатлаштыру үзәген оештыру мәсьәләсе карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International