24 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "2009 елга һәм 2010-2011 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты хакында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" һәм "2009 елга һәм 2010-2011 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты хакында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану турында"гы ТР Законына кул куйды.
Россия Федерациясенең 2009 елга социаль-икътисади үсешен фаразлауга төгәллек кертү һәм федераль бюджет законына кертелгән тиешле үзгәрешләргә бәйле рәвештә, закон тарафыннан 2009 елда чыгымнар һәм керемнәр буенча Татарстан Республикасы бюджетының төп характеристикаларына төгәллек кертелә.
Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.