25 июньдә Казан Ратушасының Мәрмәр залында РФ Прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уза.
Әлеге Тикшерү комитеты тикшерү органнарының агымдагы елның 5 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм коррупциягә, чит мөлкәтне законсыз тартып алуга, ягъни рейдерлыкка каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларга кагылышлы мәсьәләләре утырышның көн кадагы итеп билгеләнгән.
РФ Прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җитәкчелегендә барган коллегиянең киңәйтелгән утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Прокуроры Кафил Әмиров, ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльмановның чыгышлары булды. А.Бастрыкин исә комитет карамагындагы тикшерү органнарының эшчәнлеге буенча доклад белән чыкты һәм илдә җинаятьчелек, җинаять эшләрен тикшерү мәсьәләләрендәге проблемаларга, гамәлдәге законның кимчелекләренә һәм тәкъдимнәргә тукталды. Шулай ук алга таба Тикшерү комитетының Яһүд, Чукотка автономияле округлары, Пенза, Тула өлкәләре тикшерү идарәләре һәм транспортта Көньяк тикшерү идарәсе җитәкчеләре эшчәнлекләренә хисап тотачак; шушы комитетның процессуаль контрольның Баш идарәсе башлыгы Аркадий Мажаев коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чыгыш ясаячак.
Иртәгә исә Тикшерү комитетының "Алдан тикшерү эшендәге актуаль мәсьәләләр" темасына "түгәрәк өстәл" утырышы булачак, аннан соң гына киңәйтелгән утырышка тулы нәтиҗәләр чыгарылачак.
Россия Федерациясенең хокук саклау системасының үсешенә, җинаятьләрне тикшерү эшендәге подразделениеләрнең уңышлы эшчәнлеге бәрабәренә күрсәткән ярдәмнәре һәм РФ Прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитеты хезмәткәрләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлектә торган өчен, РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары, РФ Прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитеты рәисе әмере белән, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР буенча Баш федераль инспектор Марсель Галимәрданов, РФ Президенты хакимиятенең Дәүләт хокукый идарәсе баш киңәшчесе Михаил Палеевка "Ярдәмчелек өчен" медале, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, РФ Генераль прокуроры урынбасары Эрнест Вәлиев, ТР Прокуроры Кафил Әмиров, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимовка исемле сәгать һәм Тикшерү комитетының төрле өлкәләрдәге идарәләре хезмәткәренә "Мактаулы хезмәткәр" күкрәк билгеләре һәм "Хезмәт өчен" медальләре тапшырылды.