Парламент комиссиясе Бөгелмә шәһәрендә күчмә утырышын уздыра

2009 елның 24 июне, чәршәмбе
24 июньдә ТР парламентында оешкан "Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак" илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итүче комиссия республиканың Бөгелмә шәһәрендә күчмә утырышын уздыра.

Татарстан парламенты матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, утырышта депутатлар ТР Архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, шушы юнәлештә эшләүче башка ведомстволар җитәкчеләре белән берлектә агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт уздыру буенча республика адреслы программасын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International