Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда хаҗ сәфәренә багышланган II халыкара конференция узачак
2009 елның 23 июне, сишәмбе
29 июнь - 1 июль көннәрендә "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында "Хаҗ сәфәре: бүгенгесе һәм үткәне" дип исемләнгән II халыкара җыен узачак. Чарада Россия, БДБ һәм Балкан ярымутравы илләреннән, шулай ук изге сәфәрне оештыруда күпьеллык тәҗрибәләре булган Малайзия, Күвәйт, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Индонезиядән танылган хаҗ оештыручылары катнашыр дип көтелә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белдерүенчә, конференциядә хаҗ сәфәре белән бәйле мәсьәләләр карала. Россия хаҗ-операторлары исә сәфәрне югары дәрәҗәдә уздыру юнәлешендә мониторинг уздырулары белән уртаклашачак. Шул ук вакытта алар изге сәфәрне оештырганда туа торган проблемаларны хәл итүдә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле механизмнар булдыру кирәклеге турында да сөйләшәчәкләр. Моннан тыш, җыенда "Идел-хаҗ" төбәкара хаҗ үзәге тарафыннан эшләнгән стандартларны Россиядә куллану хакында да сүз була, диелә әбәрдә.
Конференциянең соңында резолюция кабул ителеп, җыенның тәкъдимнәре хаҗ-операторларга, РФнең Хаҗ эшләре буенча советына, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Хаҗ эшләре буенча министрлыгына җибәреләчәк, мөселман Интерет-сайтларында урын алачак.
Конференция ИРСИКА оешмасы, Ауразия Ислам советы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Идел-хаҗ" төбәкара хаҗ үзәге белән берлектә оештырыла.
МА "Татар-информ", 2009 елның 23 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз