Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Татарстан һәм Иваново өлкәсе Хөкүмәтләренең эшче төркеме киңәшмәсе булды
2009 елның 23 июне, сишәмбе
23 июньдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан һәм Иваново өлкәсе Хөкүмәтләре арасында ТРның нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре интеграциясе нигезендә Иваново өлкәсенең текстиль сәнәгатен модернизацияләү мәсьәләсе турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды.
Очрашуда Татарстан Республикасыннан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бүлекләре җитәкчеләре, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ, "Татнефть" ААҖ, "Ак Барс Банкы" ААҖ, "КР - Барс", "Полиматиз" ЯАҖ предприятиеләре вәкилләре, Иваново өлкәсеннән РФ Хөкүмәте каршындагы Иваново өлкәсе Хөкүмәте вәкиллеге җитәкчесенең беренче урынбасары Олег Гарәфиев, Икътисади үсеш һәм сәүдә департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Дәүләтова, РФ Хөкүмәте каршындагы Иваново өлкәсе Хөкүмәте вәкиллеге җитәкчесенең киңәшчесе Василий Сергеенко, Икътисади үсеш һәм сәүдә департаментының сәнәгать һәм инновацион сәясәт бүлеге консультанты Михаил Казаков катнашты.
Фәрит Туктаров киңәшмәне ачканда ведомствоара эшче төркемнең киңәшмәсе Татарстан белән Иваново өлкәсе арасында имзаланган килешүне гамәлгә ашыруда зур адым булыр дип өметләнүен белдерде.
Искә төшереп үтәбез, 2009 елның 20 маенда губернатор Михаил Мень җитәкчелегендәге Иваново өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасына визит ясады. Визит кысаларында ике як ТРның нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре интеграциясе нигезендә Иваново өлкәсенең текстиль сәнәгатен модернизацияләү турындагы килешүгә кул куелган иде.
Бүген узган киңәшмәдә катнашучылар ведомствоара эшче төркем составын раслады, анда һәр яктан 8 вәкил кертелде. Татарстан вәкилләре барысы да киңәшмәдә бар иде. Олег Гарәфиев һәм Рафинат Яруллин текстиль-сәнгать кластерын булдыру буенча чаралар программасына карата үз фикерләрен белдерделәр.
Яклар мәгълүмат алмашты һәм янә тәкъдимнәр буенча фикер алышу, уртак проектны гамәлгә ашыру буенча төгәл адымнарны билгеләү өчен августта очрашачаклар.
МА "Татар-информ", 2009 елның 23 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз