Татарстан терлекчеләре сөт җитештерү темпларын арттыра
2009 елның 23 июне, сишәмбе
ТР терлекчеләре сөт җитештерү темпларын арттыруны дәвам итә. Узган тәүлектә сөтнең тулай савымы 3782 тонна тәшкил иткән, бу якынча узган ел күрсәткечләре кадәр дигән сүз. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Әлки районы терлекчеләре сөтнең тулай савымы буенча лидерлыкта бара, алар 164,3 тонна сөт җитештергән. Арча районында бу сан 162,2 тонна, Балтачта 142,3, Актанышта 140 тонна, Кукмара районында 131,5 тонна тәшкил итә.
Бер тәүлектә савылган сөт буенча да лидерлар бар. Узган тәүлектә Саба районында һәр сыердан 19,1 кг, Әтнәдә 18,7 кг, Балтачта 18,3 кг сөт савылган, Буа районы терлекчеләре һәр сыердан 17,6 кг, ә Нурлатта 16,5 кг сөт савып алганнар.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.