Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә спорт кирәк-яраклары тапшырылды
2009 елның 23 июне, сишәмбе
23 июньдә Колсәет бистәсендә урнашкан "Кояшкай" балалар җәйге сәламәтләндерү лагерында "Без булдырабыз!" республика хәйрия акциясе кысаларында балаларга спорт кирәк-яраклары тапшырылды. Тантанада ТР Мәгариф министры урынбасары Айрат Зиннуров, шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
"Җәйге лагерьларның инде беренче сменасы тәмамланып килә. Ләкин әле кояшлы көннәр, җәй дәвам итә. Бу - балачак иленең иң матур мизгелләре.
Билгеле инде, республика җитәкчелеге балаларга аеруча зур игътибар бирә. Быелның апрель аенда "Без булдырабыз!" дигән республика хәйрия акциясе старт алган иде. Аның ярдәмендә 120 миллион сумнан артык акча тупланган, шуларның 25 миллионы - акчалата. Әлеге акчалар күпбалалы гаиләләргә, ятимнәргә һәм караучысыз калган балаларга юнәлтелде", - дип билгеләп үтте А.Зиннуров.
ТР Президенты тарафыннан быел республикада Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителгән иде. Шуңа да балаларга, сәламәтлекләрен ныгыту өчен һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән, спорт кирәк-яраклары тапшырылды. Әлеге бүләккә бүген Казанның 7 нче, 11 нче интернат-мәктәпләре, Идел буе һәм Киров районы балалар йортлары һәм тәрбиягә авыр бирелүче балалар һәм үсмерләрнең укыту-тәрбия учреждениесе лаек булды. Лаеш районы балалар йортына исә биредә тәрбияләнүче балаларның кул эшләрен сатудан кергән акча тапшырылды.
Бүгенге тантанага балалар үзләре дә буш кул белән килмәгән иде. Чарада катнашучы мәктәпләр үз командаларын тәкъдим итте. Ул гына да түгел, үсмерләр үзләренең спортта да, мәдәни чаралар - җыр-биюләрдә дә осталыкларын күрсәтте. "Кояшкай" лагерындагы бәйрәм бүген төрле уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп дәвам итте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 23 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз