Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Коеп яуган яңгыр Мәскәү өлкәсе Сабан туенда бәйрәм кәефен бозмады
2009 елның 22 июне, дүшәмбе
"Сабантуй таш яуса да узачак!" дигән аксиомага әверелгән хакыйкатьне узган шимбәдә Люберцыда үткән Мәскәү өлкәсе Сабан туе тагын бер мәртәбә раслады.
Рәсми тантанадан соң ук башланган яңгыр халыкның бәйрәм кәефен бозмады. Быелгы Мәскәү өлкәсе Сабан туена Буа районы шефлык күрсәтте. Бәйрәмне оештыручыларга ярдәмгә район башлыгы Рафаэль Әбүзәрев җитәкчелегендәге 100 гә якын кешене вәкил итеп җибәрделәр. Алар үз киңәшләре белән ярдәм итте, төрледән-төрле сувенир продукциясе, китаплар, милли тәм-томнар, пешкән әйберләр куелган ябык павильоннар урнаштырды, бай концерт программасы алып килде. Ә бер атна элек буалылар Люберцы муниципаль районы башлыгы Владимир Ружицкий һәм Мәскәү өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте президенты Фәрит Мохтасаров өчен, аларны район Сабан туена кунакка чакырып, мастер-класс оештырды.
"Буа Сабан туенда хөкем сөргән туганлык, дуслык, бердәмлек атмосферасы, Татарстанда халык традицияләре, милли мәдәнияткә карата сакчыл мөнәсәбәт, тырышып эшли һәм матур итеп ял итә белүләре безне таң калдырды, бүгенге тормышыбызның күп кенә вакыйгаларына яңача карарга мәҗбүр итте", - диде В.Ружицкий.
Сабантуйны ачу тантанасында Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громовның котлавы укылды. Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов бәйрәмдә катнашучылар һәм кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең тәбрикләү хатын ирештерде.
Буа районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров, Мәскәү өлкәсенең территориаль берләшмәләр эшләре министры урынбасары Сергей Комаров, Люберцы районы депутатлар Советы рәисе Татьяна Иванова, Сабантуйның попечительләр советы рәисе Фаил Ибәтов, "Татнефть"нең Мәскәү филиалы генераль директоры урынбасары Феликс Ганиев, Мәскәү өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте президенты Фәрит Мохтасаров бәйрәмдә катнашучыларга җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Коеп яуган яңгырга да карамастан, Сабан туенда үткәрелә торган бер генә уен, ярыш-бәйге дә (авыш колгага менү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш һәм башкалар) онытылып калмады.
Абсолют батыр исемен дәгъвалаучы илледән артык көрәшчедән келәмдә бары тик ике кеше: мәскәүле Максим Афонин һәм карачай Марат Кипкеев калды. Максим Афонин абсолют батыр исемен яулады, аңа "Лада" автомобиле тапшырылды. Әмма Бәдүт Сәйфуллин җитәкчелегендәге судьялар коллегиясе Маратны кыюлыгы өчен бүләкләп, зур гаделлек эшләде. Судьялар Марат Кипкеевка Сабан туендагы иң дәрәҗәле бүләк - тәкә тапшырырга карар кылды.
Мәскәү өлкәсе Сабан туен Наро-Фоминск шәһәре кабул итеп алды: Люберцы районы башлыгы аның вәкилләренә тантаналы төстә бәйрәмнең күчмә символын - бронзадан коелган ат сынын тапшырды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 22 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз