Мэр И.Метшин Казан бистәләрендә суга кытлык мәсьәләсен хәл итүне "Водоканал"га йөкләде

2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Казан бистәләрендә яшәүчеләр соңгы эссе көннәрдә торбалар буенча бирелә торган суга кытлык мәсьәләсендә мэрия сайтының интернет-кабул итү сәхифәсенә күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән. Бу хакта бүген шәһәр хакимиятенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә мэр Илсур Метшин үзе хәбәр итте һәм "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесе директоры Наил Җамалиевтан ачыклык кертүне таләп итте.

"Водоканал" җитәкчесе, үз чиратында, моны эссе көннәрне суның күбрәк сарыф ителүенә бәйләп аңлатты. Чөнки бистәләрдәге шәхси йортларның һәркайсында диярлек үз бакчалары бар һәм, гомумән, җәен, аеруча эссе көннәрне, барлык суның 90 процент чамасы бакчаларны сугаруга китә, иң күп су кулланучы - бистә халкы, алар сарыф иткән су нормативтан күпкә артык (килешү буенча - сутыена 54 куб), шунлыктан суның басымы сизелерлек кими, дип белдерде Н.Җамалиев. Бу җәйдә барыннан да ешрак Залесный бистәсендә су буенча өзеклекләр күзәтелгән.

Мэр И.Метшин исә халык арасында шушы хәлне аңлату эшләре алып барырга, суга карата сакчыл караш тәрбияләү буенча эшләргә кирәклеген һәм "Водоканал"га бу гамәлдә ММЧ җәлеп итәргә кирәклеген басым ясап әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International