Татарстан балалары Анапада ял итә

2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Татарстан балалары 22 июньнән алып 13 июльгә кадәр Краснодар краеның Анапа районы Сукко бистәсендәге "Смена" сәламәтләндерү лагере базасында социаль-икътисади юнәлештәге "БИНИЛЕКТ иле" дип аталган профиль сменасында ял итә. Әлеге смена быел сигезенче тапкыр уздырыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, смена яшүсмерләрне базар икътисады шартларына әзерләү, интеллектуаль проектлар эшләүдә укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру, аларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, коллективта, берләшмәләрнең кагыйдәләрен һәм законнарын эшләргә, үзидарә органнары эшен оештырырга өйрәтү максатын куя.

Смена эшендә балалар республика думасы депутатлары, "Лидер" мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, "Фән җилкәннәре", "Мин - тикшеренүче", "Мин - зур фәндә" дип аталган республика фестивальләре һәм бәйгеләре җиңүчеләре - барлыгы 100 укучы катнаша. 12-15 яшьлек балалар республиканың 35 районыннан җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International