Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Яшел Үзәндә Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл куелачак
2009 елның 22 июне, дүшәмбе
22 июньдә Яшел Үзәннең Җиңү паркында тантаналы рәвештә нигез ташы салынды, анда 2010 елның 9 маенда Яшел Үзәннең тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл куелачак.
Яшел Үзән районы башлыгына бу инициатива белән районның Ветераннар советы әгъзалары һәм шәһәр җәмәгатьчелеге мөрәҗәгать иткән. Нигез ташы салу тантанасында шәһәр һәм район җитәкчеләре, эре предприятие вәкилләре, идарәләр, көч структуралары җитәкчеләре, ветераннар һәм яшьләр катнашты.
"Бездә сугыш кагылмаган бер гаилә дә юк. Хәзерге безнең өчен халыклар дуслыгы зур кыйммәт булып тора. Бу дуслык, безнең солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәре батырлыгы хөрмәтенә һәйкәлгә нигез салабыз", - дип билгеләп үтте бүген таш салу тантанасында Радик Хәсәнов.
Районның Ветераннар советы рәисе Валентина Перфильева, ветеран, сугышта катнашучы Николай Лазарев тантанага җыелган халыкны һәйкәлгә нигез ташы салыну белән котлады. Алар беркайчан да коточкыч сугыш турында онытмаска һәм бу җиңүнең нинди кыйммәт бәягә төшүен истә чыгармаска тиеш, дип белдерде.
Район башлыгы шәһәр һәм район халкын, предприятие, кече һәм урта бизнес субъектлары җитәкчеләрен һәйкәл торгызу өчен акча җыюда актив катнашырга чакырды.
"Сугыш кырларында ятып калучылар һәм тылда эшләп ачтан үлгән кешеләрнең истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр. Ә исәннәргә нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез", - дип билгеләп үтте район башлыгы үз чыгышында.
Бүген ТРның атказанган укытучысы, Яшел Үзәндәге 9нчы лицейның Г.К.Жуков исемендәге музей җитәкчесе Әхәт Садриев, Әфганстандагы Сугыш ветераннары советы әгъзасы Андрей Винокуров, "Яшьләр гвардиясе" әгъзасы Алексей Бутусов эзләнү эшчәнлегендә катнашкан өчен район башлыгының Мактаулы грамоталары белән бүләкләнде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 22 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз