Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов:"Икътисади кризиста бизнесны ислам принциплары белән алып бару кызыксыну уята
2009 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
25 июньдә Казанда Ислам бизнесы һәм финанслары халыкара саммиты ачылды. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясап, дөньякүләм икътисади кризис шартларында бизнесны ислам принципларына туры китереп алып бару һәм ислам банкингы белән хезмәттәшлек итү зур потенциалга ия икәнлеген билгеләп үтте.
Хөкүмәт башлыгы, саммитта катнашучыларны сәламләп, аларны республика территориясендә тормышка ашырыла торган инвестицион проектлар - Түбән Камадагы нефтехимия һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы проекты, "Алабуга" аерым икътисади зонасының алга таба үсеше белән таныштырды. Р.Миңнеханов сүзләренчә, форумның төп максаты - эшлекле элемтәләрне ныгыту, ислам принципларына нигезләнгән инвестицияләрне җәлеп итү. Билгеле булганча, икътисади кризис белән бәйле рәвештә ислам банкингына карата кызыксыну үсте һәм Казанда уза торган саммит та мөселман илләренең эшлекле даирәләр белән элемтәләр урнаштыруга, аларның бизнес өлкәсендәге белемнәрен һәм тәҗрибәсен өйрәнүгә юнәлтелгән. "Бизнесны көнбатыш принципларына таянып алып баручы эшмәкәрләр әлегә ислам финанс системасы турында бик хәбәрдар түгел", - диде Премьер.
Россия Федерациясенең Ислам конференциясе оешмасындагы рәсми вәкиле Камил Исхаков исә үз чыгышында РФнең сәясәте ислам дөньясы белән бәйләнешләрне ныгытуга юнәлтелгәнен билгеләп үтте. 2005 елның июнендә Россия Ислам конференциясе оешмасына күзәтүче ил сыйфатында кабул ителде, ә 2008 елда Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә Россиянең даими вәкиллеге оешты.
Камил Исхаков сүзләренчә, шәригать таләпләренә җавап бирә торган финанс продуктларына карата ихтыяҗның көчәюе күзәтелә. Ислам банкингының популярлыгы үсүе дөнья күләмендә, шул исәптән БДБ илләрендә дә күзәтелә. Аерым алганда, Казахстан һәм Кыргызстан, ислам банкингы аларның икътисадына үтеп керсен өчен, үз илләренең законнарына үзгәрешләр керткән. К. Исхаков билгеләп үткәнчә, Ислам үсеш банкы законнары Ислам конференциясе оешмасына кергән илләрне генә финансларга рөхсәт бирә. Ул Россиядә ислам финанс институтларын төзү өчен барлык шартлар да барлыгын белдерде һәм саммит нәтиҗәләре буенча алга таба хәрәкәт итү өчен программага нигез булырлык документлар эшләргә тәкъдим итте.
Согуд Гарәбстаныннан Ислам үсеш банкы төркеменең Шәхси секторны үстерүнең Ислам корпорациясе генераль директоры һәм идарәчесе Халед М. Әл-Абуди хәбәр иткәнчә, саммит вакытында яңгыраган барлык инициативалар да Ислам үсеш банкы тарафыннан хуплау табачак. Ул шулай ук хәзерге икътисади вәзгыятьтә ислам финанс институтларының тотрыклы булуын ассызыклап үтте. "Төрле илләрнең икътисадлары берләшергә тиеш. Күп илләр өчен бу - авыр вакыт", - дип, ул саммитның Россия Федерациясе белән мөселман илләре арасында күпер салуын, илләрнең икътисадларын үстерүгә булышлык итүен белдерде. "Ислам финанс системасы кризиска каршы нык тора ала", - дип, Халед М. Әл-Абуди Татарстан икътисадын үстерүдә катнашачак инвестиция компаниясен төзиячәкләрен билгеләп үтте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 25 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз