Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан беренче тапкыр "Инфофорум-Евразия" форумын кабул итә
2009 елның 19 июне, җомга
19 июньдә Казанда "Мәгълүмати куркынычсызлыкның Халыкара аспектлары" - "Инфофорум Евразия-2009" дип исемләнгән бишенче Евразия форумы ачыла. Моңарчы "Инфофорум" ике мәртәбә Казакъстанда һәм ике тапкыр Мәскәүдә узган иде.
Казанда 19-20 июнь көннәрендә узачак форумда Белоруссия, Таҗикстан, Молдова, Үзбәкстан һәм БДБның башка илләреннән 100 дән артык закон чыгару органы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
"Инфофорум" кысаларында узучы түгәрәк өстәлләрдә әлеге чарада катнашучылар документларның электрон әйләнешенә бәйле мәсьәләләр, персональ мәгълүматларны тапшыруга кагылышлы проблемалар, шулай ук Интернетта балаларны яклау мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен күргәзмә оештырылачак, анда Казанның IT-индустрия предприятиеләре, шулай ук Мәскәүнең 5 компаниясе үзләренең иң яңа эшләнмәләрен тәкъдим итә. Татарстан "Электрон Хөкүмәте"нең дә үз стенды булачак.
"Инфофорум" кысаларында БДБ илләре парламентлары әгъзалары мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә норматив-хокукый актлар эшләүгә гомуми алымнар булдырырга, үз хезмәттәшләренең уңай тәҗрибәсе белән танышырга, үзара фикер алышырга ниятли.
20 июньдә форумда катнашучылар Казан Сабан туен тамаша кылачак.
"Инфофорум-Евразия"не Дәүләт Думасының Куркынычсызлык комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр, Эчке эшләр министрлыклары, мәгълүмати технологияләр Федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Инфофорум" Коммерцияле булмаган партнерлыгы оештыра. "Инфофорум"ны оештыру комитетының генераль партнерлары - "Microsoft" һәм "Sun Microsystems".
МА "Татар-информ", 2009 елның 19 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз