Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстанда РФ Пенсия фонды акчаларын җәлеп итеп социаль программаны гамәлгә ашыралар
2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенең "Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе субсидияләрен җәлеп итеп социаль программаларны гамәлгә ашыру турында"гы карарына кул куйды.
Программаның төп максаты - эшләми торган пенсионерларның, шул исәптә Татарстан Республикасы халкына стационар учреждениеләрдә социаль хезмәт күрсәтү шартларын яхшырту.
Программаның финанслауның гомуми күләме 124977,6 мең сум тәшкил итә, аның 48 миллионы - Россия Федерациясе Пенсия фонды субсидияләре.
РФ Пенсия фонды бюджетыннан бүлеп бирелә торган өстәмә акчаларны Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 102 урынлы "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоров махсус интернат-йорты" дәүләт бюджет учреждение бинасын капиталь ремонтлауга, шулай ук 100 урынлы "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Казан интернат-йорты" дәүләт бюджет учреждение бинасын төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.
Шулай ук программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанның 202 эшләми торган пенсионерын стационар учреждениеләрдә һәм 23 мең эшләми торган пенсионерга адреслы социаль ярдәм итү исәбенә яшәү шартларын яхшырту планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 22 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз