Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Кувәйт иленнән килгән мөслимәләр Россия Ислам университетында очрашуда булды
2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Россия Ислам университетында Татарстан мөслимәләренең Кувәйт иленнән килгән делегация вәкилләре белән очрашуы үтте. Исегезгә төшерәбез, бары тик хатын - кызлардан торган әлеге делегация Казанга 18 июнь көнне килгән иде. Алар арасында җәмәгать эшлеклесе, рәссам, мәгариф һәм медицина өлкәсендә эшләүче ханымнар бар. Татарстанга сәфәрләре дәвамында алар республикада яшәүче мөслимә хатын-кызлар белән танышырга теләү ниятен белдерде.
Очрашу Россия Ислам университеты эшчәнлеге белән танышудан башланып китте. Алга таба Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина аларга оешманың эшчәнлеге турында сөйләп үтте. Татарстанда мөселман хатын-кызларының рухи үсеше өчен, ел саен "Мөслимә туташ" конкурсының үткәрелүен, эш белән тәэмин итү мәсьләләрен хәл ителүе, мөселман гаиләләре арасында аерылышучылар санын киметү максатыннан, психолог һәм юрист киңәшләрен үз эченә алган "Талакка кадәр" проектының эшләве, даими рәвештә югары уку йортлары студентлары белән очрашулар үткәрелүе хакында кунаклар бик кызыксынып тыңлады.
Киләчәктә Казанда спорт зал, конференц зал, чәчтарашханә, ателье, телләр өйрәнү үзәген үз эченә алган "Бәрәкәт" гаилә ял итү үзәген булдыру нияте Кувейт делегациясендә аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина аларны Татарстанда көз көне үтәчәк ислам киемнәрен тегүче дизайнерларның халыкара конкурсында катнашырга чакырды. Очрашу Казанның "Әниләр" мәчетендә бергәләп көндезге намазны уку белән тәмамланды.
ИА "Татар-информ"
, 22 июня 2009 г.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз