Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Петербург Мариин театрына "Шүрәле" кайтты
2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Илнең мәдәни үзәге булган Санкт-Петербургта "Шүрәле" балетын яңарту хакында сүз күптән бара иде инде. Хикмәт шунда, төньяк башкалада моннан утыз еллар элек бу әсәр гөрләп барган. Ул һәрчак аншлаг белән үткән.
Соңгы вакытта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге (җитәкчесе Шамил Әхмәтшин) бу "эшкә" җитди тотынды. Һәм менә Петербургта яшәүче, Тукай иҗатына мөкиббән киткәннәр зур түземсезлек белән "Шүрәле" премьерасын көтә. Ул 28 июньдә куелачак. Мариин театры баш художество җитәкчесе Валерий Гергиев сүзләренә караганда, бу юнәлештә зур иҗади хезмәт башкарылган. Репетицияләр Сөембикә ролен Мариинкада беренче башкарган таләпчән һәм үтә нәзакәтле хөкемдар Майя Плисецкая күзәтчелегендә барган. Татарның билгеле композиторы Фәрид Яруллин иҗат иткән "Шүрәле"нең тәүге спектакле Казанда 1945 елда куела. Өч өлештән торган сәхнә әсәре Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күрсәтелә. Аннары ул Мәскәү, Ленинград, Киев шәһәрләре, Болгария, Германия, Голландия, Египет, Польша һәм башка илләр сәхнәсенә чыга.
МА "Татар-информ", 2009 елның 22 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз