Тубыл шәһәрендә Сабантуй гөрләп үтте

2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Узган ял көнендә Тубыл шәһәрендә Сабантуй зур милли бәйрәм булып үтте, анда меңнән артык кеше катнашты. Быелгы Сабантуйның шәһәр ял паркында үткәрелүе дә бик ошады тубыллыларга.

Һәр елдагыча, Тубыл шәһәренең Сәфиулла Ильясов җитәкләгән Себер татарлары мәдәният үзәге зур җитди әзерлек белән оештырып үткәрде милли бәйрәмебезне, ярышлар, милли уеннар мәйданнары шау-гөр килеп торды, теләгән һәркемгә үз көчен сынап карарга мөмкин булды, сәхнәдән җыр-моң өзелеп тормады. Дөрес, бәйрәм шәһәр үзәгендә үткәрелгәнгә, ат чабышы ярышлары кагыйдә буенча оештырылмады, әмма тантаналы ат чабышы тамашасы үткәрелми калмады, анда катнашучылар да истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Бәйрәмдә катнашучыларны шәһәр Думасы рәисе Виктор Неймешев, шәһәр башлыгы урынбасары Игорь Козлов, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншиннар котлады.

Казаннан килгән абруйлы кунак - Татарстанның Экология һәм табигатьтән файдалану министрының беренче урынбасары Марат Мәһдиев татар һәм рус телләрендә тубыллыларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев котлавын җиткерде.

Казан кунакларын шәһәр Думасы һәм мэриясе җитәкчеләре кабул итеп, алар белән эшлекле сөйләшүләр үткәрделәр, үзара икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек оештыру карарына килделәр. Киләсе елда Тубыл шәһәрендә Татарстан катнашы белән "Чәкчәк" бәйрәме шул килешүләрнең бер өлеше булып оештырылып үткәреләчәк.

Сабантуй кунаклары шәһәр буенча үткәрелгән сәяхәттән дә тирән тәэсирләр алдылар. Сабантуйда катнашучылар быелгы бәйрәмгә югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International