Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Сотворение мира"/"Тынычлык булдыру" фестивале мәйданы 4 аерым зонага бүленә
2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Казанда узган елны 30 август - Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнне үткәрелгән "Сотворение мира"/"Тынычлык булдыру" I Халыкара музыка фестивале зур танылу алды һәм 150 меңләп кешене Меңьеллык мәйданына җыйды. Быел исә Казанда II Халыкара фестиваль, мэр Илсур Метшин үтенече буенча, 27 июнь - Яшьләр көнендә булачак.
Бүген "Бәйрәм программалары дирекциясе" башлыгы Игорь Сивов Казан шәһәре Башкарма комитетында үткәрелгән шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә фестивальга әзерлек буенча ясаган чыгышында хәбәр иткәнчә, фестивальда катнашучылар 25 июнь көнне республика башкаласына килер дип көтелә, ә артистлар барысы да "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында урнашачак. Икенче көнне 16.00 сәгатьтә "Корстон"да фестивальда катнашучылар белән матбугат конференциясе оештыру да күздә тотыла.
Меңьеллык мәйданында 27сендә 13.00 сәгатьтә әлеге "тере" музыка бәйрәмен Казандагы "The Road" рок-музыка мәктәбе балалары ачып җибәрәчәк, программаны исә Ксения Стриж белән Сева Новгородцев алып барачак, дип игълан итте ул. Фестивальның беренчесен үткәрү тәҗрибәсенә таянып, бу юлы оештыручылар бәйрәм мәйданын 4 аерым зонага бүлүне кулай күргән: тамашачылар өчен гомуми зона, матбугат зонасы, башка шәһәрләрдән килүче кунаклар өчен махсус зона, эчендә инвалидлар өчен аерым мәйданчыгы булган VIP-зона.
Фестивальның финалында төрле жанр, культура вәкилләре һәм дин тарафдарларының уртак музыкаль номеры бәйрәм салюты залпына кушылып башкарылачак, ә салют Меңьеллык мәйданы белән "Парус" рестораны янындагы причалдан җибәреләчәк. "Бу фестивальның икенчесе аеруча уңышлы булачак, форсаттан файдаланып, казанлыларны халыкара музыка бәйрәменә чакырам", - дип мөрәҗәгать итте директор И.Сивов.
Казанлыларның үтенечләрен исәпкә алып, быел Меңьеллык мәйданы 27се көнне сәгать иртәнге 8дән генә транспорт өчен ябыла, дип белдерде ул.
МА "Татар-информ", 2009 елның 22 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз