Татарстанның яшь патриотлары Хәтер һәм кайгы көнен митинг белән каршылый

2009 елның 22 июне, дүшәмбе
22 июньдә иртән Татарстанның "Ватан" яшьләр берләшмәсе әгъзалары башлангычы белән Бөек Ватан сугышы башлануга 67 ел тулу уңаеннан митинг узды.

Ил каһарманнарын хөрмәтләп искә алырга теләк белдергән Татарстанның яшь патриотлары (алар арасында "Ватан" берләшмәсе активистлары һәм студентлар эзләнү отрядлары вәкилләре бар иде) Мәңгелек ут ялкыныннан шәмнәр кабызу өчен Горький паркындагы мемориал янында җыелды. Сугыш еллары җырлары астында яшьләр маршы Горький паркыннан Миллениум күпере буйлап Җиңү паркына таба юл тотты. Әлеге маршрут Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр узган солдатларның символик каһарманнар юлы булачак.

Митингның башлану вакыты фашистлар Германиясенең Советлар Союзын бомбага тота башлау вакыты (3 сәгать 30 минут) белән туры килә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, Хәтер һәм кайгы көне Россия Президентының 1996 елның 8 июнендә кабул ителгән Указы нигезендә билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International