Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Икътисад министрлыгында Бөтендөнья банкы вәкилләре катнашында видеоконференция булды
2009 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
ТР Икътисад министрлыгында Бөтендөнья банкы вәкилләре катнашында видеоконференция булды.
Бөтендөнья банкы экспертлары инновацияләр өлкәсендә республика стратегиясен камилләштерергә һәм инновацион өлкәдә сәясәт формалаштыруда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, Татарстан предприятиеләренең реаль инновацион дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, абруйлы белгечләр инновацион форум "макет"ын эшләячәк һәм тәкъдим итәчәк. Икътисад министры Марат Сафиуллин бу форумны даими үткәрергә кирәк, дип саный. Татарстанның инновацион форумы чаралары Россия һәм дөнья базарында республика икътисады модельләрен аерылып торган югары дәрәҗәдәге көндәшлелеккә ия итеп урнаштырырга мөмкинлек бирергә тиеш.
Марат Сафиуллин чираттагы видеоконференциядә югарыда әйтелгән хезмәттәшлек юнәлешләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Вашингтон офисының халыкара финанс оешмасы ягыннан Шәхси һәм финанс сектор үсеше департаменты директоры (Ауропа һәм Үзәк Азия төбәге) Фернандо Монтес-Негре, шулай ук департаментның белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан ягыннан Икътисад министрлыгы белгечләре, ТР Иҗтимагый палата вәкилләре һәм ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләре катнашты.
"Республиканың инновацион өлкәсендә чынбарлыкка объектив бәя булу, бу юнәлешкә җәлеп ителгән структураларның эшчәнлек синхронизациясе механизмнары белән идарә итү, үзара мөнәсәбәтләр культурасын булдыру, аерым күрсәткечләрне һәм нигә республикада аерым юнәлешләр буенча инновацион эшчәнлекнең нәтиҗәсе юк? соравына җавапны сканерлау инструментын булдыру бик мөһим", - дип ассызыклады Марат Сафиуллин.
Аның сүзләренчә, бу эшләр өчен "технологик аудит" (инновация һәм технологияләр өлкәсендә төгәл өстенлекләрне бәяләү), республиканың фәнни-тикшеренү үзәкләрнең оештыру, инновацион структуралар һәм финанс инструментларының нәтиҗәлелеген бәяләү үткәреләчәк.
Моннан тыш, республика өчен "инновацияләр коммерциализациясе" халыкара һәм Россия тәҗрибәсе кызыклы. Шул максаттан Бөтендөнья банкының Белгород һәм Томск өлкәләрендә инновацион эшчәнлектә үзара мөнәсәбәтләр практикасы өйрәнеләчәк. Хәзерге вакытта Икътисад министрлыгында югарыда саналып үткән юнәлешләр буенча абруйлы халыкара төркем белән эш дәвам итә, Россия 1992 елның июненнән бирле аның структурасында тулы хокуклы әгъза статусына ия. Банк экспертлары республикада инновацион эшчәнлекне тәэмин итү буенча хокукый һәм салым системасына бәя бирәчәк һәм Икътисад министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр эшләнгән Инновацион меморандум әзерләү методологиясе буенча үз тәкъдимнәрен әзерләячәк.
Җитәкчеләрне һәм дәүләт түрәләрен махсус семинарда яңа стратегияләр һәм алымнар эшләү буенча тәкъдимнәрне ничек нәтиҗәле файдаланырга икәнлегенә өйрәтәчәкләр. Бу эшләр барысы да агымдагы елга планлаштырылган. Бу өлкәдә хезмәттәшлек итү буенча карар кабул итү агымдагы елның җәендә Татарстанга Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры Клаус Роланд килә торган вакытка планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 24 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз