Быел Татарстан башкаласында Сабантуй өч мәйданда узды һәм традиция буенча "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында ат чабышы белән тәмамланды, анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә булды.
Ат чабышын карарга килгән күпсанлы чит ил кунаклары арасында Төркмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Майса Язмухамедова, Франциянең РФдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Жан де Глиниасти бар иде.
"Көмеш миль" бүләге өчен чабышларда чиста гарәп токымлы айгырлар һәм байталлар катнашты. Йөгерү дистанциясе - 1600 метр, приз фонды - 100 мең сум. Белгечләр чабышларның фавориты итеп 2006 елда туган Моабит айгырын атаганнар иде. Ул беренче борылышта ук лидерлыкка чыккан Пикапны узды һәм финишка кадәр берсенә дә уздыртмады. Моабит финишка 1 мин. 53,7 секундта, ә Драгер икенче булып, 1 мин. 55,4 секундта килде.
Россиядә каршылыклар белән чабышлар үткәрелми башлаган иде, бары тик соңгы елларда гына кабат искә төшерелде. Менә бүген Казан ипподромында 4 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге төрле токымлы һәм төрле авырлыктагы атлар өчен 2400 метрга каршылыклар белән чабышлар булды. Приз фонды - 100 мең сум. Капитал старт алгач та лидерлыкка чыкты, әмма аны чиста токымлы Абукир айгыры узып китте. Ул финишка беренче килде, әмма каршылыкларны аударды. Абукир 2 минут 42,6 секундта, ә Капитал 2 минут 49,6 секундта икенче килде.
Авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бүләге өчен 2005 елгы айгыр һәм байталлар 1600 метр дистанциягә чабышты. Приз фонды - 120 мең сум. Казан ипподромы белгечләре заезд фавориты дип АКШта туган Диаболикал кушаматлы айгырны атадылар. Халыкара класслы җайдак Михаил Козлов идарәсендәге бу айгыр 2009 елда Мәскәү ипподромында 1 мин. 59 секунд күрсәткечләренә ирешкән иде.
Старттан заездга Корсика Син лидерлыкка чыккан иде һәм борылышка да беренче керде, әмма аннары Диаболикалга уздыртты. Фаворит заедны отты һәм Казан ипподромында 2 минутта та 00, 7 секундта финишка килеп рекорд куйды. Икенче булып килгән Корсика Син 2 минут 03,2 секунд нәтиҗәләренә иреште.
Сабантуй бәйрәме бүләгенә чабышлар 3 яшьлек һәм өлкәнрәк чиста токымлы чабыш атлары өчен үткәрелде. Алар 1400 метрга чабышты, приз фонды 200 мең сум тәшкил итә иде. Старттан соң лидерлыкка Арлингтон чыкты, әмма бик тиз Бөекбританиядә туган Оазис Виндка уздырды. Оазис Виндны Тактфулчез куып җитмәкче иде, әмма ул финишка кадәр беренчелекне бирмәде. Аның күрсәткече - 1 мин. 26,7 секунд.
Хәзерге вакытта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында ат чабышлары дәвам итә. Барлыгы 13 заезд булачак, шул исәптә Татарстан Республикасы атлы гаскәриләре призына, Казан мэриясе призына, З.И.Хабибуллин истәлегенә призына Татарстан Республикасы Кубогына, Татарстан Республикасы игенчеләре призына. Чабышлар көне "Авыл егетләре" призы өчен чабышу белән тәмамланачак.