Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан башкаласында Сабантуй бәйрәме уза
2009 елның 20 июне, шимбә
20 июньдә Татарстан башкаласында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уза. Быел бәйрәмне Совет һәм Идел буе районнарындагы Каенлыкларда һәм Киров районындагы Аккош күлендә бәйрәм итәләр. Төп Сабантуй Аккош күлендәге урман-парк зонасында оештырылды.
Бәйрәм кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның Киров, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары хакимият башлыклары, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, Казанның мактаулы гражданины, Россиянең Ислам конференциясе оешмасы каршындагы даими вәкиле Камил Исхаков, республика Дәүләт Советы депутатлары бар иде. Сабантуйда шулай ук чит ил кунаклары - Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти, Казанга күчмә утырышка килгән Ислам башкалалары оешмасы вәкилләре, Төркмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары җитәкчелегендәге Төркмәнстан делегациясе, шулай ук Кувәйт делегациясе катнашты.
Сабантуй кунакларын һәм казанлыларны татар халык җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар, аларны "Бәхетле балачак" һәм "Кристалл" ансамбльләре башкарды. Бәйрәмдә шулай ук республика башкаласының башка үзешчән сәнгать коллективлары катнашты. Аккош күлендә узучы бәйрәмнең төп концепциясе әкияти нигезгә корылган, һәр тамаша - үзе аерым бер әкият.
Сабантуйга килгән кунакларны Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. "Башкалабыз Сабантуйны якты йөз белән каршы ала. Язгы чәчү эшләре төгәлләнде. Димәк, табыннарыбыз түрендә Татарстан җирендә үстерелгән икмәк булачак", - диде ул. "Республикабызда яшәүчеләр һәрвакытта да хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торды", - дип өстәде Илсур Метшин һәм барысына да уңышлар теләп калды.
"Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны бүген Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә зурлап билгеләп үтәләр. Шуны шатланып әйтә алам, Сабантуй Ауропаның кайбер илләрендә дә уздырыла", - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, милли бәйрәмне мондый форматта (шәһәрнең өч районы халкы бер мәйданда җыела) үткәрү Казан һәм республикада яшәүчеләрнең дуслык һәм татулык билгесе санала.
"Казан халкының түземлеге, осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә без икътисади кризистан да исән-имин чыгарбыз", - дип ассызыклады республика парламенты башлыгы.
Бәйрәм татар эстрадасы йолдызы Салават Фәтхетдинов, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның чыгышлары белән дәвам итте.
Бүгенге бәйрәм кысаларында театральләштерелгән тамашалар, спорт ярышлары, традицион аттракционнар уза, көрәшчеләр бил алыша. Моннан тыш, чаралар "Балалар мәйданы", "Кырлай паркы", "Урман кафесы", "Яшьләр мәйданы", "Дөнья халыклары кухнясы", "Җырлап ачыла күңел", "Фольклор мәйданчыгы" һәм башка махсуслаштырылган мәйданчыкларда уза.
Сабантуйның абсолют батырына тәкә һәм "ВАЗ-2114" автомобиле тапшырылачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 20 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз