Казан ратушасында 2013 елгы Универсиадага шәһәрнең транспорт инфраструктурасын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры Игорь Левитин катнашты.
Киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин һәм "Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы фәнни-тикшеренү һәм проект институты" ЯАҖ генераль директоры Наталья Минина докладлар белән чыгыш ясадылар.
Бүген киңәшмә кысаларында Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәге объектларын проектлау тәртибе турындагы меморандумга кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ транспорт министры Игорь Левитин имзаладылар.
Искә төшереп үтәбез, РФ транспорт министрының Татарстанга 2 көнлек эш сәфәре кичә Чаллыда башланды. Анда "КАМАЗ" ААҖ белән "Дәүләт транспорт лизинг компаниясе" ААҖнең хезмәттәшлек итү турындагы килешүе имзаланды.
Моннан тыш, кунаклар "Камминз-Кама" уртак предприятиесендә, Автомобиль заводында, Фәнни-техник үзәктә булдылар. Алар анда "КАМАЗ" ААҖнең заманча автомобиль техникасы күргәзмәсен карады һәм "КАМАЗ-мастер" спорт командасы эше белән танышты
Бүген иртән Игорь Левитин 2013 елгы Универсиадада файдаланылачак Казанның юл-транспорт инфраструктурасы объектларын һәм Универсиада авылы төзеләчәк мәйданны карады.