Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Универсиада объектлары төзелеше белән танышты

2009 елның 20 июне, шимбә
20 июньдә ТР Премьер-министры, Универсиаданың оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектлары төзелеше белән танышты.

ТР Хөкүмәте җитәкчесен ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, "Универсиада дирекциясе-2013" МУП директоры Владимир Леонов һ.б. озатып йөрде.

ТР Премьер-министры беренче булып Казан Теннис академиясендә булды. Объектның генераль проектчысы - "Татинвестгражданпроект" ДУП.

"Универсиада дирекциясе-2013" МУП директоры Владимир Леонов сүзләренчә, Теннис академиясе каплаулы тамаша залыннан (16,8 мең кв. метр), 3 теннис кортыннан (3,5 мең урынлы үзәк корт һәм 1 мең урынлы 2 корт) һәм күнегүләр өчен 8 теннис кортыннан гыйбарәт. Проект буенча ачык җирендә ярышлар өчен 12 теннис корты һәм күнегүләр өчен 17 корт урнаштырылачак.

Моннан тыш, Теннис академиясендә тренажер залы, фитнес үзәк, кафе, ресторан, матбугат үзәге, тренерлар, судьялар, комментаторлар кабиналары, кунакханә, мини-футбол мәйданчыгы булачак.

Хәзерге вакытта мәйданда төзелеш эшләре бара. ТР Хөкүмәте җитәкчесе объектны карагач, җаваплы кешеләргә төзелеш материалларын электрон сәүдә мәйданчыгы аша сатып алырга тәкъдим итте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Универсиада авылын, Мәүлетов урамында урнашкан "Зилант" спорт комплексын һәм Әмирхан урамындагы Көрәш сараен карады, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International