Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"КАМАЗ"да Череповец делегациясе булып китте
2009 елның 19 июне, җомга
19 июньдә "КАМАЗ"да Череповецның "Северсталь" ААҖ металлургия комбинаты делегациясе булып китте. Кадрлар буенча дирекция эшләре идарәсе башлыгы Иван Пушкарев һәм кадрлар буенча дирекция эшләре идарәсенең беркетмәләр төркеме менеджеры Максим Калацейны "КАМАЗ" ААҖнең Тышкы сәүдә компаниясе беркетмәләр бюросының эш тәҗрибәсе кызыксындырды.
Иван Пушкаревның сүзләренә караганда, бу - визитлар сериясендә коллегаларның әле тәүге мәртәбә очрашуы. Аның барышында металлурглар үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм Россия, чит ил компанияләре белән тыгыз хезмәттәшлек итүче башка предприятиеләрдә беркетмәләр хезмәте эшенең ничек оештырылуы белән танышырга ниятли. Кунаклар танышуны "КАМАЗ" ААҖннән башлады. Ни өчен дигәндә, беренчедән, Череповец металлургия комбинаты һәм "КАМАЗ" - үзара партнерлар, икенчедән, "КАМАЗ" Тышкы сәүдә компаниясе" ЯАҖнең беркетмәләр хезмәте 2007 елда Россия конкурсында җиңү яулады һәм "Компаниянең репутация потенциалын арттыруда өлеш керткәне өчен" номинациясендә беркетмә, имидж һәм репутация өлкәсендә Милли профессиональ премия лауреаты булды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Кунакларны "КАМАЗ" беркетмәсенең барлык нечкәлекләре (эшлекле очрашу һәм сөйләшүләрне оештыру тәҗрибәсеннән алып беркетмәләр төркеме белгечләренең квалификация дәрәҗәсенә карата белдерелгән таләпләргә кадәр) кызыксындырды.
Череповецның "Северсталь" ААҖ металлургия комбинаты җитәкчелеге делегациясе үтенече белән алар өчен автомобиль заводы буйлап экскурсия оештырылды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 19 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз