Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан волонтерлары Россиядә беренчеләрдән булып махсус кенәгәләр алды
2009 елның 20 июне, шимбә
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев Татарстан волонтерларына Россиядә беренчеләрдән булып волонтер кенәгәләре тапшырды.
Кичә Казанда Универсиадада катнашу максаты белән 24 июньдә Белградка юл тотачак Татарстанның 150 волонтеры өчен тренинг узды.
Тренингта катнашучыларга Россиядә беренчеләрдән булып РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы тарафыннан расланган волонтер кенәгәләре тапшырдылар. Әлеге документ Сочи һәм Татарстан волонтерлары өчен хезмәт кенәгәсенең тиңдәше булачак. Документның тышлыгында Россия гербы белән бергә 2014 елгы Олимпия уеннары һәм 2013 елгы Универсиада логотиплары төшерелгән, дип хәбәр ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Сочи волонтерларына мондый кенәгәләрне Яшьләр көнендә, 27 июньдә тапшырачак.
Тренинг кысаларында командалар оештырылды (волонтерлар департементларга бүленгән). Волонтерлар команда оештыру буенча махсус психологик тренинг узды һәм сәфәргә чыгу өчен кирәк-ярак алды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 20 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз