Франция илчесе Татарстанга Россиядә Франция елы чараларында катнашырга тәкъдим итте
2009 елның 20 июне, шимбә
ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти белән очрашты.
Жан де Глиниастины сәламләп, ТР Премьер-министры Франция белән икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә карата кызыксынуын белдерде.
"Без Татарстанга Франция бизнесы килү, яңа эшлекле элемтәләр урнашу, безнең белгечләр француз коллегаларының тәҗрибәсен үзләшерүгә, шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул "Шнайдер Электрик" компаниясе белән (әлеге компания Татарстан территориясендә производство һәм укыту үзәге ачты) ике якка да файдалы мөнәсәбәтләрне чит ил компанияләре белән хезмәттәшлекнең уңай үрнәге дип атады.
Үз чиратында, Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Татарстан Премьер-министрын Россиядә - Франция елы (2009) һәм Франциядә Россия елы (2010) кысаларында узачак чараларда катнашырга чакырды.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.