Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Ак чәчәкләр" II республика бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде
2009 елның 19 июне, җомга
Якынлашып килүче Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, "Ак чәчәкләр" II республика бәйгесе Татарстанның сәламәтлек сагында торучыларны "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгенә туплады. Бүген биредә конкурсның җиңүчеләре игълан ителде.
Билгеле булганча, быелгы конкурс 7 номинациядә узды. Алар - "Ел табибы", "Уникаль очрак", "Ел медицина хезмәткәре", "Ел җитәкчесе", "Елның иң яхшы даруханәсе", "Авыруларны профилактикалауда инновацион проектлар" һәм "Сәламәтлек саклау өлкәсендәге легендар шәхес" номинацияләре.
Әйтергә кирәк, номинацияләрнең һәрберсендә диярлек 3әр кандидат, "Авыруларны профилактикалауда инновацион проектлар" номинациясендә - 4, "Сәламәтлек саклау өлкәсендәге легендар шәхес"тә - 1 кеше тәкъдим ителгән иде.
Нәтиҗәдә, "Уникаль очрак" номинациясендә 3 кешедән торган төркем - Республика клиник хастахнәсенең Фирая Сабирова җитәкчелегендәге репродукция һәм гаилә үзәге хезмәткәрләре - табиб-гинеколог Татьяна Шадрина һәм табиб-эмбриолог Светлана Корбанова җиңүче дип табылды. "Ел медицина хезмәктәре" номинациясендә Төбәкара клиник-диагностика үзәге дәүләт учреждениесе баш шәфкать туташы Аида Сафина, "Ел җитәкчесе"ендә Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Фәрит Җиһаншин, "Елның иң яхшы даруханәсе" номинациясендә Арча районы Яңа Кенәр авылындагы 79 нчы санлы даруханә (җитәкчесе Зөлфия Зыятдинова), "Авыруларны профилактикалауда инновацион проектлар" номинациясендә Яңа Чишмә районы Үзәк район хастаханәсе (баш табибы - Ришат Билалов) бүләкләнде.
"Сәламәтлек саклау өлкәсендәге легендар шәхес" исеме исә Казан дәүләт медицина университетының биохимия кафедрасы профессоры Диләвер Зөбәеровка бирелде.
Бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, "Ел медицина хезмәктәре" һәм "Авыруларны профилактикалауда инновацион проектлар" номинацияләрдә җиңү яулаучыларга чит илдә стажировка узу мөмкинлеге бирелде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 19 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз