Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркмәнстан башкаласында
2009 елның 15 июне, дүшәмбе
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясе ике көнлек (14-15 июнь) эш визиты белән Төркмәнстанда. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан делегациясенең әлеге илгә сәфәренең максаты - Төркмәнстанның "Аваза" милли туристлык зонасы шифаханә-курорт объектларының беренче чиратын ачуда катнашу. Ул бүген иртән тантаналы төстә ачылды - Каспий диңгезе буенда заманча "Ватанчы", "Чарлак" һәм "Хазына" кунакханәләре файдалануга тапшырылды.
ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча киңәшчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, тантаналы чаралардан соң "Ватанчы" кунакханәсендә "Аваза" милли туристлык зонасы үсешенә инвестиция кертүдә кызыксыну белдергән чит ил компанияләренең яңа проектлары һәм тәкъдимнәре тәкъдир ителде.
Биредә аквапарклар, пляжлар төзү, ял зонасын алга таба киңәйтү күздә тотыла. Бүгенге көндә "Аваза" туристлык зонасына инвестицияләрнең күләме 2 миллиардтан артык АКШ доллары тәшкил итә.
"Аваза" территориясендә инвестиция проектларының берсен Татарстан Республикасы һәм кайбер төзелеш компанияләре ("КЭР-Холдинг" идарәче компаниясе) гамәлгә ашырачак. Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, әлеге проект чаңгы спорт-сәламәтләндерү комплексын төзүне үз эченә ала.
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очраша. Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казанга кайтачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 15 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз