ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында", "Татарстан Республикасы дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында"гы законнарга үзгәрешләр кертү, "Татарстан Республикасының Баулы районындагы Зирекле-Каран авылын юкка чыгару һәм "Баулы муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусы һәм территорияләре чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакындагы законнарны имзалады.
Беренче Закон "Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында"гы Татарстан Республикасы Законын үсеп килүче буынны гражданнарның үзара теләктәшлеге һәм толерантлык рухында тәрбияләү, яшьләрдә татар халкы һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка милләт вәкилләренең традиция, гореф-гадәт һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уяту һәм хөрмәт белән карауга юнәлдерелгән нигезләмәләр белән тулыландыра.
Икенче Закон тарафыннан Татарстан Республикасы унитар предприятиеләре һәм акцияләрен (өлешләр) хуҗалык җәмгыятьләренең (ширкәтләр) устав капиталларында Татарстан Республикасы милкенә саклау өчен критерийлар билгеләнгән.
Өченче Закон нигезендә Татарстан Республикасының Баулы районындагы Зирекле-Каран авылы юкка чыгарыла, карта-схемага һәм Баулы муниципаль районы территориясендәге аерым поселениеләрнең чикләрен картографик тасвирлауга тиешле үзгәрешләр кертелә.
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.